Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 февраль 2020, 23:20

“Бу — бала түгел, ул— хәшәрәт!”

Үсмер үзеннән күпкә кече малайны кыйный, буып үтерергә маташа.

Мурманск өлкәсендәге Кандалакша шәһәрендә 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше ачылган. Ул 11 яшьлек малайны кыйнап, карга күмеп аны үтерергә маташуда гаеплиләр.
Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Мурманск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үсмер малайны кыйный. Ул гына да түгел, буып үтерергә маташа. Малай аңын югалткач, аны үлде дип уйлый һәм карга күмеп калдыра. Кыйналган баланы өлкәннәр табып ала. Ашыгыч ярдәм табиблары килеп җитеп, баланы хастаханәгә алып китәләр.
11 яшьлек баланың тәнендә тукмалган урыннар күп. Аңа карата көчч куллану эзләре булу рәсми рәвештә теркәлгән. Хәзерге вакытта баланың гомеренә куркыныч янамый.
Җинаятьтә гаепләнүче үсмерне кулга алганнар, аның белән тикшерүчеләр эшли. Бу үсмергә карата тискәре характеристикалар килү сәбәпле, аны сак астына алганнар.
РЕН ТВ каналы Кандалакша шәһәрендә яшәүчеләрнең фикерләрен барлаган. Алар 15 яшьлек Кириллны вәхши дип сыйфатлый. 2017 елда Кирилл (бу вакытта аңа 14 яшь булмый әле) Вася исемле 8 яшьлек малайны үтергән булган инде. Ул кечкенә баланы күпердән төртеп төшергән һәм суга батканын көтеп карап торган.
Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторына җинаяте турында сөйләгәндә дә бер үкенү дә белдермәгән, киресенчә, көлемсерәп сөйләгән.
Ул вакытта Кириллны 30 көнгә психиатрия хастаханәсенә салган булганнар.
Кириллның корбаннары күбрәк дип белдерәләр биредә. 2016 елда инде ул 8-11 яшьлек өч кызны һәм ике малайны кыйнаган. Алар аңа бөтенләй таныш булмаганнар.
Бу бала турында социаль челтәрләрдә чынлап та кире фикерләр күп.
“Бу – бала түгел, ул – хәшәрәт. Минем кызымның да башын ярды. Мин гариза яздым. Ләкин берни булмады. Аны үз әти-әнисе дә берни эшләтә алмый диләр”, – дип яза бер хатын социаль челтәрдә.
«Әнисе „Магнит"та эшли, хәзер полициягә чаба, баласының яхшы икәнен исбатлый», — дип яза бер ир-ат.
«Минем энемне дә кыйнады. Бераз булса, башын канатып бетерә иде, әле ярый мин кибеттән чыгып җиттем. Бу малайга ярдәм итеп булмый инде, ул өч тапкыр психиатриядә ятты, анасы бер вакытта аны якламакчы була, икенче юлы төрмәгә җибәрергә әзер», — дип яза бер кыз.
Шушы көннәрдә Кирилл кыйнап карга күмеп куйган Алешаның әбисе «бу— көчсезләрне җәзалый торган хәшәрәт», дип язып куйган дип хәбәр итә Татмедиа Интертат.руга сылтанып.
Коммента орлар Кириллның анасын яклап та: «Ул яхшы хатын, баласын үзе генә үстерә. Ул иртәдән - кичкә кадәр эшли. Аны мәсхәрәләмәгез, зинһар», дип язалар.
Бу үсмердә мондый вәхшилек каян килә?

Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: