Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
27 февраль 2020, 14:20

Агач астында калып үлгәнне яшергән

Тәтешле районында бер эшкуар үз производствосында булган бәхетсезлек очрагын яшерергә маташкан.

45 яшьлек ир өстенә киселгән агач төшкән. Зыян күрүчене Яңавыл урманчылыгыннан кулдан ясалган носликага салып - район дәваханәсенә, ә аннан соң Нефтекамадагы медицина учреждениесенә озатканнар. Әмма медиклар тырышлыгы юкка булган – яраланган ир 10 көннән соң вафат булган.

Төбәк дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бизнесмен предприятиеләрендә бәхетсезлек очрагына китергән җитди кагыйдә бозулар ачыкланган. Беренче чиратта, һәлак булучы белән бизнесмен арасында хезмәт килешүе төзелмәгән. Хезмәткәрләргә куркынычсызлык чаралары өйрәтелмәгән һәм медицина тикшерүе үткәрелмәгән. Хезмәт урынында хәвефсезлек таләпләрен бозган өчен аны штрафка тарттырганнар.


Хәзер бу эш белән прокуратура шөгыльләнә.

Фото: BNEWS сайтыннан.
Читайте нас: