Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 март 2020, 21:51

ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафынна трассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2200 очрагы ачыкланган, 79 исерек шофер тоткарланган.

Бәләбәйдә юл-транспорт һәлакәте үлем белән тәмамланган.

ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, кичә төнлә Бәләбәйдә "ВАЗ-2112" һәм «Datsun on-DO» машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машинаның да водителе дәваханәгә эләккән.

"ВАЗ-2112" автомобиленең водителе урындагы дәваханәнең реанимация бүлегендә үлгән. Икенче машинаның водителе әле авыр хәлдә дәваханәдә ята. Хәзерге вакытта хокук сакчылары бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Гомумән алганда, республика юлларында узган тәүлектә 7 автоһәлакәт теркәлгән. Аларда бер кеше һәлак булган һәм сигез кеше тән җәрәхәте алган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан трассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2200 очрагы ачыкланган, 79 исерек шофер тоткарланган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: