Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 апрель 2020, 20:10

Батып үлгәннәр

Беренче һәм икенче апрель көнне Мәскәү өлкәсенең Зеленоград бистәсе полициясе җиденче сыйныф укучыларын эзләү белән шөгыльләнде.

Полиция хезмәткәрләренә кызларның әти-әниләре мөрәҗәгать итеән. Ике кызның да ата-аналары әйтүенчә, мәктәп укучылары элек әйтмичә беркая да китмәгән, ә озак йөрергә булсалар, телефоннан шалтыратып кисәтә торган булганнар. - Алиса белән Викага 13 яшь. Алар күптәннән дус. Алиса еш кына Вика янына барып йөри. Алардан ерак түгел елга ага, ә анда буа бар, - дип сөйли полициядә әти-әниләр. Бер тәүлектән күбрәк вакыт үткәч, икенче апрельдә полиция кызларны таба. Кызганычка каршы, гадәти сәяхәт фаҗигале тәмамланган. Мәктәп укучыларының гәүдәләре ярдан 4 метр ераклыкта булган. Кызлар киемдә була. Аларга карата физик көч куллану билгеләрен табылмаган. Судмедэксперт аңлатканча, алар 1 апрельдә үлгән.
Фото pixabay.com
Читайте нас: