Галимнәр фикеренчә, бу - уртак "карантин ае" нәтиҗәсе. Карантин кайбер мөнәсәбәтләр өчен җитди хәвеф тудырырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, карантин вакытында һәр кеше өчен кулай универсаль рецептлар уйлап табу кыен. Бер парга урман буйлап 10 км йөгерергә кирәк, ә икенчеләргә фатирның ике урынында "эш почмагы" оештырырга кирәк. Шулай да белгечләр түбәндәге киңәшләргә игътибар юнәлтә. 1. Тәүдә бер-берегезне тынычландырырга кирәк. "Барысы да уза - бу да узачак", - дию урынсыз. Бу сүзләр башка кеше тарафыннан ярдәм буларак кабул ителми, ә мәсхәрәләү, аңламау буларак кабул ителә. Бер-берегезгә булган барлык хис-кичерешләргә юл бирегез - булган хәлләрнең кызыклыгы, курку һәм киләчәккә ышаныч булмау, үзегезнең һәм туганнарыгызның сәламәтлеге өчен курку - барысын да белгертегез. 2. Бу хәлгә карата мөнәсәбәтләр нык аерылачак. Моны факт буларак кабул итегез. Бәхәсләшмәгез. 3. Кирәк чакта бер-берегезне үзен генә калдырыгыз. Тормыш иптәшегез үзе генә кино карарга тели икән, карасын. Бу аның сезгә "салкын" булуын күрсәтми. Һәркемнең шәхси тормышы булырга тиеш. 4. Бу "отпуск"ны кулланып калырга онытмагыз. Кайчан соңгы тапкыр тәүлек әйләнәсенә бергә булдыгыз? Дөрес, хәтердә дә түгел. Берничә уртак шөгылегез бардыр. Сериаллар карау, пазл тезү һәм башкалар. Онытмагыз, берникадәр вакыттан янә эш көннәре башлана. Ә сезнең анда искә алырлык хатирәләрегез булсын.