Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 апрель 2020, 17:05

Юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Анда республика кешеләре коронавирус пандемиясе һәм үзизоляция режимы чорында юридик ярдәм ала алачак. Дәүләт җыелышында юридик консультацияләр бушлай күрсәтелә.

Даими профессиональ нигездә эшләүче депутатлар кайнар линиядә дежур торалар. Кайнар линия 8 (347) 218-31-50 номеры буенча көн саен иртәнге 9 дан кичке 18 сәгатькә кадәр ачык.
“Кешеләрнең хәрәкәте чикле, күпчелек институтлар чикләнгән режимда эшли яки бөтенләй эшләми. Ләкин тормыш туктамый һәм кешеләр көн саен юридик ярдәмгә мохтаҗ булган хәлләрне кичерәләр. Алар еш кына торак, гаилә, хезмәт законнары һәм башка өлкәләр белән бәйле. Пандемия чорында кайбер өлкәләрдә юридик хезмәтләргә сорау артты. Мәсәлән, бу гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга кагыла. Ләкин үзизоляция аркасында кешеләр еш кына адвокатларга мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителәләр. Шуңа бәйле рәвештә, без кайнар линия ачып, халыкка ярдәм күрсәтергә булдык. Республика халкы законның барлык өлкәләре буенча киңәшләр ала алачак”,- дип аңлатма бирде Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Читайте нас: