Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
29 апрель 2020, 13:55
Башкортстанда 27 яшьлек ир-ат кыйнаган өч балалы хатын дүрт ай комада яткан
32 яшьлек хатын хастаханәдә вафат була.
Башкортстанның Дыуан районара тикшерү бүлеге Салават районында яшәүче 27 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны таныш хатынын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның октябрь аенда бу кеше үз өендә 32 яшьлек таныш хатыны белән табын кора. Алар салып утырганда талаша башлыйлар. Ир-ат хатынны вәхшиләрчә кыйный, аяклары белән типкәли, куллары белән тукмый. Хатын шулкадәр җитди имгәнә, ул комага китә. Дүрт ай комада ятканнан соң, 2020 елның гыйнварында бу хатын хастаханәдә вафат була.
Җаваплылыктан качу өчен, гаепләнүче ир-ат бик озак вакыт дәвамында гаебен танымый. Ул төрле версияләр сөйли, хәтта бер танышын гаепли. Имеш, мәрхүмәне ул түгел, аның таныш хатыны кыйнаган.
Шулай да, гаепләнүченең версияләре кире кагыла. Тупланган дәлилләрне китергәч, ир-ат гаебен танырга мәҗбүр була. Хәзерге вакытта гаепләү карары расланган һәм җинаять эше судка җибәрелгән.
Мәрхүмә хатынның өч баласы ятим калган. Хәзер аларны әбиләре тәрбияли. Бу турыда
«Башинформ»
хәбәр итте.
zainsk-rt.ru
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?