Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 Май 2020, 13:35

Эчеп үлүчеләр кимегән, диләр

Башкортстанда исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлү күрсәткече 75 процентка кимегән.

Бу хакта агымдагы атнада хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
Бу – Идел буе федераль округында яхшы күрсәткеч, дип билгеләде ул. Ялган исерткеч эчемлекләрне җитештерү һәм сатуны тыю буенча бердәм эшләү үз нәтиҗәсен бирде, дигән фикердә Радий Фәрит улы.
“Безнең караш белән барысы да килешмәде, әлбәттә. Әмма без агулы матдәләр җитештерүчеләрнең бәкәленә җитди суктык”, – диде ул. Төбәк Башлыгы әйтүенчә, бу эш дәвам итәчәк.
Әйткәндәй, гыйнвар-февральдә кан әйләнеше системасы чирләреннән (29,2 процент), янгыннарда (14,7 процент), тышкы сәбәпләр аркасында (12,7 процент), юл-транспорт һәлакәтләрендә (5,6 процент) үлүчеләр күрсәткечләре дә кимегән.
Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының максаты да – гомер озынлыгын арттыру һәм үлем очракларын кыскарту.

Читайте нас: