Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 Май 2020, 00:55

Уфада “үле җаннарга” хезмәт хакы түләгәннәр

Башкортстан прокуратурасы Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты эшчәнлегендә ришвәтчелеккә каршы законны бозуны ачыклаган.

Төбәкнең күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, мәгариф стандартларына ярашлы, штатта гыйльми исем һәм дәрәҗәгә ия укытучылар булырга тиеш: һәм шушы таләпне үтәү өчен 2018 елда интститутка илнең башка төбәкләрендә яшәүче һәм эшләүче ике профессор эшкә алына.
Юридик институт хезмәткәрләре чынлыкта биредә эшләмәүче преподавательләрнең “эш вакытын” ялган табельләргә теркәп бара һәм аларга 570 мең сумнан күбрәк суммага хезмәт хакы түли.
Әле тикшерүчеләр бу вакыйгага карата “хезмәт вазифасын кулланып акча үзләштерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Моннан тыш, республика прокуратурасы институт җитәкчелегенә закон бозу күренешләрен бетерергә кушкан.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Ufada--lek-annarga-hezm-t-haki-t-l-g-nn-r-282609/
Читайте нас: