Агымдагы ел башыннан суд приставлары ваемсыз ата-аналардан 95 миллион сумнан артык алимент бурычын түләткәннәр. Алимент түләмәүчеләргә карата төрле чикләү чаралары кулланыла. Шулай итеп, суд карарын үтәтү процессы кысаларында 250 бурычлының милеге тартып алынган. Машина йөртү таныклыгы булган 7 235 бурычлы бу хокукта чикләнгән. 857 алименттан качып йөрүче административ җаваплылыкка тарттырылган. Җәза буларак, аларга төрле вакытка мәҗбүри эш, 15 көнгә кадәр административ кулга алу һәм штраф билгеләнгән. Ата-ана бурычларын үтәүне санга сукмаган республикада яшәүче 396 кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Автор: Рәдиф Фәаткуллин
Фото: Башинформ
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Aliment-t-l-m-chel-rne-ezlil-r-302798/