Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 июнь 2020, 00:15

Баласын туңдырган хатынга нинди җәза?

Мәләвез район суды 26 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды.

Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның февралендә исерек хатын ике яшьлек улын 25 градуслы салкында калдырган. Бала һава торышы буенча киенмәгән һәм урамда ялгызы калган. Суыту аркасында малайның сәламәтлегенә авыр зыян килгән, ул туңган.

Баланы шушындагы кеше табып ала, аңа озак дәваланырга кирәк була.

Гаепләнүче үз гаебен таный. Суд хатынны бер елга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Шулай ук аның ата-ана хокукларын чикләгәннәр. Прокуратура аннан дәвалануга киткән чыгымнарны суд тәртибендә түләттерергә ниятли.

Хәзер бала әбисе тәрбиясендә.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Balasin-tu-dirgan-hatinga-nindi--za-302132/

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: