Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
8 июнь 2020, 11:30

Югалган Мазовлар эшендә яңалыклар бар?

38 яшьлек Артем Мазовның һәм аның ике баласы - алты яшьлек Вячеслав һәм сигез яшьлек Ильяның югалуы турындагы эшне җиде айдан соң башка тикшерүчеләргә тапшырганнар.

Юкка чыккан ирнең әтисе Аркадий Мазовтан да, аның хатыныннан да сорау алганнар инде. Яңа тикшерүчеләр килгәч, чыганак «эш үле ноктадан кузгалыр» дип өметләнә. Башкортстанның Тикшерү комитетында рәсми комментарийлардан тыелып торалар. Узган елның 26 октябрендә полициягә югалган Артем Мазовның хатыны Эльмира мөрәҗәгать иткән иде. Ул хәбәр иткәнчә, аның ире һәм ике уртак баласы юкка чыкканнар. Шулай ук ул үзенең югалыр алдыннан ире белән аерылышырга ниятләвен хәбәр итә. Әлегә кадәр Мазовларның кайдалыгы билгесез.
Читайте нас: