Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
11 июнь 2020, 11:36

Депутатның кыйммәтле милкен тартып алганнар

Балтач районы депутаты кыйммәтле милкеннән колак каккан. Аның Уфадагы өч элиталы фатирын һәм автомобилен – барлыгы 18 миллион сумлык милкен дәүләт файдасына тартып алганнар.

Бу карарны урындагы суд кабул иткән. Депутат 2016 һәм 2018 елларда сатып алган кыйммәтле милкенә кайдан акча алуын аңлата алмаган.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре судка мөрәҗәгать итәргә нигез булган. Хокук саклаучылар депутатның гаиләсендә мондый милек сатып алырлык керем булмавын ачыклаган.

“... Депутат имеш тә якын туганнары белән займ килешүләре булуы турында мәгълүмат китергән. Әмма аларның да мондый финанс мөмкинлекләргә ия булмавы ачыкланган”, – диләр прокуратурада.

Тикшерү барышында түрә үз теләге белән вәкаләтләрен бушаткан.

Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Автор: Язгөл Сафина

Фото:rb7.ru

Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.ufa.kp.ru
Фото: rb7.ru
  • Читайте нас: