“Дәүләт думасы вәкаләтләрен киңәйтү - халык сайланучылары иңенә ятачак өстәмә җаваплылык”, - мондый фикерне "Спутник ФМ" радиостанциясенә биргән интервьюда УДНТУ доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты Михаил Бреслер әйтте.
“Дәүләт думасының функцияләрен киңәйтүгә кагылышлы Русия Конституциясенә төзәтмәләр сайланучыларга өстәмә җаваплылык йөкли. Бу гражданнарның депутатларны сайлауга җитдирәк мөнәсәбәттә булуына китерергә тиеш. Сайлаганда, без аңлыйбыз, алар законнар базасын формалаштыру гына түгел, ә Хөкүмәт составына да актив йогынты ясый, димәк, аның эшенә дә, илнең алга таба ничек үсүенә дә йогынты ясый. Әгәр тавыш бирүдә Русия Конституциясенә төзәтмәләр кабул ителсә, без Дәүләт думасына сайлауларда нәтиҗәне күрәчәкбез: халык вәкиле роленә кандидатларга мөнәсәбәт зуррак әһәмияткә ия булачак, һәм гражданнар тавыш бирүдә җаваплылык күрсәтәчәк”, - диде ул.
Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак. Коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең яңа тәртибен әзерләде. Сайлау участокларыннан тыш, өйдә һәм электрон тавыш бирү каралган. Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, база булып 96 мең сайлау участогы калачак. Өзлексез цикл предприятиеләрендә һәм дәваханәләрдә өстәмә участоклар ачылачак. Өйдән тавыш бирү өчен сайлау комиссиясенә шалтыратырга һәм сайлау комиссиясе әгъзасын чакыру өчен уңайлы вакыт билгеләргә кирәк. 1 июльдә ил Президенты указы белән ял көне дип игълан ителде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-Duma-deputatlarin-avapli-saylauga-kiter-ch-k-314869/