Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 июнь 2020, 00:50

Участковый өч кешене бәрдергән

9 июнь көнне Воронеж шәһәрендә полиция хезмәткәре Toyota машинасында югары тизлектә тротуарга чыккан һәм өч җәяүлене бәрдергән.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, җәяүлеләрнең берсе вафат булган, ике хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә.
Машина руле артында 24 яшьлек участковый булган, аны тоткарлаганнар. Ул аек булган һәм күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан, дип хәбәр ителә.
Интернет челтәрдә авария вакытының видеосы урнаштырылган.
Toyota водителе юл чатында акрынаймый һәм тукталган Lada белән бәрелешмәскә була югары тизлектә тротуарга барып чыга.
Читайте нас: