Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 июнь 2020, 01:00

"Акча кирәк булды..."

Уфадан бер егет бу проблеманы үзенчә хәл иткән.

Ул башкаланың бер чәчәк кибетен талый. Хокук саклау органнарына сәүдә ноктасы хезмәткәре мөрәҗәгать иткән, кибеттән касса аппараты һәм акча югалган. Акчасы күп булмаган - 1000 сум. Әмма касса аппараты 20 мең сум тора.

Полиция хезмәткәрләре күзәтү камераларыннан язмалар алган.

Тикшерү барышында 4нче полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча 21 яшьлек уфалыны тоткарлаган. Егет үз гаебен таныган. Аның сүзләренә караганда, аңа акча гына кирәк булган. Полиция хезмәткәрләре урланган касса аппаратын тапкан һәм тартып алган. Шикләнелүче аны шәһәр ломбардларының берсенә сатарга өлгергән.

Касса аппараты тиздән хуҗасына кайтарылачак, дип хәбәр ителә. Ә менә угры егеткә карата җинаять эше кузгатылган.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Akcha-kir-k-buldi-318164/

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: