Кырмыскалы районында яшәүче 49 яшьлек хатын баланы берничә тапкыр кыйнаган өчен 40 мең сум түләячәк. Төбәк прокуратурасы хәбәр иткәнчә, урындагы районара суд "Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү" маддәсе буенча мораль зыян компенсациясен түләткән (Русия Җинаять кодексының 156нчы маддәсе). Билгеле булуынча, 2013 елда хатын 5 яшьлек баланы тәрбиягә алган. 2018 елның ноябреннән хатын берничә тапкыр баланы кыйнаган, төнгелеккә салкын гаражда калдырган, ачтан интектергән. Тикшерү вакытында баланы аңардан алып, башка гаиләгә биргәннәр. Әлеге хәл буенча урындагы опека һәи попечительлек итү органы хезмәткәрләре дә җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин.