Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 июнь 2020, 17:00

Кичә исерек водитель 15 яшьлек кызны һәлак итте

Ситимобил компаниясе кичә Иглинда теркәлгән юл һәлакәтенә үзенең комментариен бирде. Компания мәрхүм кызның гаиләсенә ярдәм күрсәтергә ниятли.

“Авариядән без шок хәлендә, гаепле кеше үз җәзасын алсын өчен барын да эшләячәкбез. Ситимобил (водитель нәкъ шундый логотиплы машинада үсмерләр өстенә барып менгән) ташучы да, водительләр өчен эш бирүче дә түгел. Шулай да командабыз исеменнән без һәлак булган баланың гаиләсенә ярдәм күрсәтергә дигән фикергә килдек. Фаҗига хакында хәбәрләр таралгач та без бу вакыйганы өйрәнә башладык. Видеодагы автомобиль чыннан да Ситимобил партнёрыныкы. Әмма бу машина 13 июньнән алып Ситимобил сервисы аша килгән заказларны башкармаган. Әлеге моментта без видеодагы кешенең Ситимобил партнёрыныкымы, түгелме икәнен дә анык кына әйтә алмыйбыз. Бу эшне тикшерүдә компания хокук саклау органнарына булышлык күрсәтә”.
Исегезгә төшерәбез, кичә, 16 июньдә “Рено Логан” (машинага “Ситимобил” логотибы төшерелгән) водителе 4 бала өстенә барып менгән. 15 яшьлек үсмер кыз шунда ук һәлак булган. Аның сыйныфашы – комада. Тагы ике бала төрле тән җәрәхәтләре алган.
Водительнең шактый исерек булуы билгеле.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Kich-iserek-voditel-15-yashlek-kizni--lak-itte-323640/

Читайте нас: