Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
17 июнь 2020, 17:05

М-5 трассасында коточкыч авария (видео)

16 июньдә көндез М-5 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Чиләбе өлкәсенең Юрүзән һәм Сатка шәһәрләре арасындагы трассады йөк машинасының тормозлары эшләми башлый. Бу хакта BASH.DTP.OFFICIAL төркеме хәбәр итә.Зур йөк машинасы, туктый алмыйча, үзенең алдыннан баручы биш җиңел машинаны бәрдерә. Ике кеше алынган җәрәхәтләрдән урында җан бирә. Өч кеше дәваханәгә озатылган.
Якынча фараз буенча, йөк машинасының томозлары эшләмәгән.
Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре, табиблар һәм коткаручылар эшли.
Интернетта фаҗиганың видеосы барлыкка килде. Аны Ura.ru. агентлыгы урнаштырган.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/M-5-trassasinda-kotochkich-avariya-video-322999/
Читайте нас: