Хокук саклау органнарында «Комсомолка»ның үз чыганакларыннан хәбәр итүләренчә, кыз интернетта «Молотов коктейле» ясау буенча инструкция тапкан. Шул рәвешчә, ул егет яши торган урынга - аның әнисенең йортына юлланган. Кыз бирегә кичләтеп кенә, дуслары белән килгән. Вакытын да сайлый белгән - 12 июнь, Русия көне.
Шешәдәге утлы катнашманы ул йорт диварына ыргыта. Янгын башлана. Чыганак мәгълүматлары буенча, кыз үзе белән алып килгән венокны егетнең машинасына сала.
Бәхеткә, янгынны күршеләр һәм йорт хуҗалары вакытында күреп ала. Вакыйга урынына килгән коткаручылар утны тиз арада сүндерә. Кеше корбаннары булмый кала. Полиция исә яндыручыларның эзенә төшә һәм кулдан ясалган «Молотов коктейле» салынган тагын бер шешә һәм шул ук венокны таба.
Әлеге факт буенча «Кеше милкен аңлы рәвештә юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү дәвам итә.