Кичә Уфаның төньяк өлешендә тротуарда бер ир белән хатынның "сөешкәне" социаль челтәрләрдә таралды. Видеога аларны узып баручы шофер төшергән. Басмада хәбәр ителгәнчә, барысы да Коммунарлар һәм Борисоглебская урамнары чаты янында булган. Бу урын белән янәшәдә генә мәктәп урнашкан. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр, шулай ук урындагы бала-чага бу хәлгә шаһит булган. Бу хәлне сөйләүчеләр белдерүенчә, "сөешкәннән" соң алар бераз тротуарда яткан, ә аннары үз юллары белән киткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар исерек хәлдә булган.