Шуннан ул, исерек килеш руль артына утырып, Уфа буйлап йөрергә чыгып киткән. З. Вәлиди урамында Пенсия фондыннан ерак түгел генә әлеге исерек гаишник һәм уфалы ханым арасында конфликт чыккан. Гаишник аның иномаркасын узып, юл кырыена китереп кыса һәм хатынның автомобиленең тәрәзәсен бәреп вата. Ул гына түгел, ханымны машинадан сөйрәп чыгарырга тырыша. Котырынган ирне чак-чак тынычландыралар. Бу хәлдән соң ул травмпунктка мөрәҗәгать итә.
- Аның куллары, кулбашлары киселеп беткән, медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр, - ди UFA1.RU-ның үз чыганагы.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында бу очракны раслаганнар. Матбугат хезмәтендәгеләр 38 яшьлек ханым һәм гаишник арасында конфликт килеп чыгуын сөйләгән