Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 июнь 2020, 13:30

Тагын бер кыз баланың гомере өзелде...

Соңгы вакытта көнгә чыксаң – күңелсез хәбәр.

16 июньдә Иглинда “Рено Логан” водителе, 4 бала өстенә менеп, 15 яшьлек кызның гомерен өзгән иде.
Кичә исә, 18 июньдә, исерек водитель аркасында янә бер яшүсмер кыз үлгән.
Стәрлетамакта Горький урамында сәгать унынчы киткәндә “Лада Калина” машинасы җәяүле ике яшүсмерне бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 13-14 яшьлек кызлар җитди җәрәхәт ала. 23.00 сәгатькә билгеле мәгълүмат буенча, кызларның берсе алынган җәрәхәтләрдән җан биргән дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ хезмәтеннән.
Якынча мәгълүматлар буенча, водитель исерек булган. Әле бу хәл буенча тикшерү эше бара.

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Tagin-ber-kiz-balani-gomere-zelde-327604/
Фото: БР буенча ЮХХДИ
Читайте нас: