Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
21 июнь 2020, 00:10

Икенче бала кайдан табылган?

Мазовларның икенче улларының да гәүдәсе табылган.

Уфада Мазовлар гаиләсенең ике баласы: биш яшьлек Вячеслав һем 8 яшьлек Ильяның мәетләре табылды. Балаларны һәм аларның әтиләрен узган елның октябреннән эзләделәр.

Тикшерүчеләр хәбәр итүенчә, 19 июнь кичендә Уфаның Калинин районында Караидел елгасында бер баланың мәете табылган. Икенче малайны 20 июнь иртәсендә Дим районы территориясендә Агыйделдән тапканнар. Башта малайларның шәхесен билгели алмыйлар – су гәүдәләргә нык зыян салган.

Хәзер барысы да ачыкланган. Тикшерүчеләр тарафыннан балаларның үлем сәбәпләрен билгеләү максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Әтиләрен эзләү дәвам итә.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Ikenche-bala-kaydan-tabilgan-329773/

Фото: kp.ru
Читайте нас: