Малайларның берсен кичә, 19 июньдә, башкаланың Калинин районындагы Караидел елгасында, икенчесе бүген иртән Дим районында табылуы билгеле булды. «Аларның шәхесләре ачыкланган. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләрен белү максаты белән суд-медицина экспертизалары билгеләнде", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында. Әтиләре Артем әлегә табылмаган. Бәлки ул исәндер.
Исегезгә төшерәбез, Артем Мазов 2019 елның октябрь ахырында 5 һәм 8 яшьлек ике баласы белән юкка чыккан иде. Югалыр алдыннан ул хатынына урамда йөреп керәбез, дип әйткән булган. Артемның әтисе башта: "Улым бу якты дөньяда юк инде" дигән иде.
Ләкин, соңрак ГорОбзор.ру журналистлары белән сөйләшкәндә, республика халкына табарга ярдәм итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. 25 ноябрьдә водолазларның, елгада боз кату сәбәпле, югалган кешеләрне эзләүне туктатулары билгеле булды. Шулай ук вертолет белән дә эзләп карадылар.
3 июньдә БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аларны елга-күлләрдән эзләүне дәвам итәчәкбез, дигәннәр иде.