“1 көнне эшләмәгән кешеләрнең июль өчен хезмәт хакы кимеми, ә 1 июльдә эшләүчеләргә бу көн өчен икеләтә хезмәт хакы түләнә”, – дип аңлаталар Хезмәт буенча федераль ведомстводан.
Әйткәндәй, 1 июльдә эшләүчеләр башка эш көнендә ял алырга мөмкин. Бу очракта инде 1 июльдә эшләгән өчен хезмәт хакы гадәти күләмдә түләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә үтәргә тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны кичектерделәр. Бүген илдә эпидемиологик хәл тотрыкланды дип бәяләнә. Ә Русия Үзәк сайлау комиссиясе 1 июльдә тавыш бирү кешеләрнең сәламәтлеге өчен хәвефсез оештырылачак дип вәгъдә итә.