Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 июнь 2020, 12:25

Үтерелгән бертуган Мазовларның әтиләре исән диләр

Бу хакта әлеге эш белән шөгыльләнүче шәхси детектив хәбәр итә. Нурсил Жданов Артем Мазов автомобиле табылган «Речные зори» шифаханәсе директоры белән сөйләшә.

— 26 октябрьдә Мазовлар юкка чыккан көнне шифаханә янында кешеләр күп йөрде, 150 кеше җыелгандыр, анда бәйрәм оештырылды. Артем Мазовны ике улы белән бергә күргән шаһитлар да булды. Алар әти белән улларын фоторәсемнәр буенча таныды. Артем Мазов өлкән улын җитәкләп алып бара, ә кечесе сикергәләп алар артыннан йөгерә. Алар сукмактан Караиделгә юлланган. Башка аларны беркем дә күрмәгән, — дип хәбәр итте ул. — Аларның исән булуына өмет бар иде, - ди шәхси детектив. - Әмма чынбарлык бездән көчлерәк. Юкка гына Артем Мазов югалыр алдыннан кибеттән бау сатып алмагандыр. 26 ел милициядә эшләгән тәҗрибәм һәм хәлләрнең ничек килеп чыгуы буенча, мин балаларның үтерелүенә әзер идем. Мөгаен, ул аларны икесен бер йөккә бәйләгәндер. Мазовның рюкзагы булган, бу хакта шаһитлар сөйләде. Ә балаларны ташка, гергә бәйләргә мөмкин булыр иде. Аннары бау суда чери һәм мәетләр калкып чыга. Нурсил Жданов фикеренчә, ике кечкенә баланы үтерүгә карамастан, Артем Мазов үзе исән: — Аның гәүдәсе табылмады, ул калкып чыкмады. Ә бит гәүдә авырлыгы зуррак булу сәбәпле, ул малайлардан иртәрәк калкып чыгарга тиеш иде... Русия - зур ил, аның кайбер тарафларында документларсыз да яшәргә мөмкин. Бәлки мин ялгышамдыр, ул урманга кереп тә үз-үзенә кул салырга мөмкин. Ә анда кыргый җәнлекләр...
Чыганак Фото: UFA1.RU
Читайте нас: