“ГАЗель” йөк машинасы һәм ВАЗ-2109 автомобиле бәрелешеп, җиңел автомобильдәге 3 кешедән торган уфалы гаилә (ике ир һәм бер хатын-кыз) гомерләре өзелде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, обгонга вакытында “ГАЗель” машинасы водителе, каршы як юл полосасына чыгып, Бүздәккә юлланган ВАЗ-2109га бәрелә.
Нәтиҗәдә җиңел машинада китеп барган өч кеше дә – 61 яшьлек водитель, аның 62 яшьлек хатыны һәм 37 яшьлек улы – үлгән. “ГАЗель”ның 38 яшьлек водителе (ул да уфалы) исә җиңелчә генә тән җәрәхәтләре ала.