Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 июль 2020, 12:45

Исерек булгач, шулай инде

Кичә, 5 июльдә, Чишмә районының Ярәмә-Слак юлының 1 километрында ике пенсионер ир юл һәлакәтенә тарыган. БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Рено Логан" руле артындагы 62 яшьлек водитель юл кырыена төшеп киткән һәм аның машинасы ауган.

Авария нәтиҗәсендә водительнең үзен дәваханәгә алып киткәннәр, ә аның пассажиры вакыйга урынында үлгән.
Мәрхүм водительнең исерек булганлыгы билгеле.

Тәүлек эчендә ЮХХДИ хезмәткәрләре 2200 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган. Барлыгы 55 исерек водитель тоткарланган.

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: