Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
6 июль 2020, 16:35

Миллионнарча сумлык зыян килгән...

Берничә айда гына 37 җинаять эше кузгатылган.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин


"Урман" оператив-профилактик чаралар үткәрү турында" боерыкны үтәү максатыннан, урманнарны законсыз кисүне, агачның законсыз әйләнешен булдырмау һәм гаепле кешеләрне ачыклау максатларында, дәүләт урман инспекторлары территориаль полиция бүлекләре, прокуратура органнары, «Башкортстан Республикасы юл хәрәкәтен оештыру үзәге» үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе 2020 елның 18 маеннан 21 июненә кадәр "Урман" оператив-профилактик операциясе үткәрде.

Операция барышында 362 уртак рейд үткәрелде, аларда хокук саклау органнары бүлекчәләренең 278 вазыйфа биләүче кешесе (шул исәптән 83 ЮХИДИ хезмәткәре), 905 урман саклау инспекторы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекчәләреннән вазыйфа биләүче 60 кеше һәм башкалар катнашты.

449 берәмлек автотранспорт техникасы тикшерелде, 4,4 мең кубометрдан артык агач ташылды, урман законнары таләпләрен бозып 92,7 куб. м агач ташыган 4 автотранспорт чарасы тоткарланды.

Урман законнарын бозуның 352 очрагы ачыкланды, шуның 104е - урман утыртмаларын законсыз кисү очрагы буенча 37 җинаять эше кузгатылды. Урман фондына законсыз кисүдән килгән зыян күләме 11,1 миллион сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, әлеге операция кысаларында 248 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

"Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында тирә-як мохиткә зыян салуны булдырмау гына түгел, бу җәһәттән закон бозу очракларын ачыклауга да игътибар арттыру бурычы куелган иде. "Урман" операция шуларның берсе булды.

Фото:forest.bashkortostan.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Millionnarcha-sumlik-ziyan-kilg-n-354212/
Читайте нас: