Алты кешедән торган банда кибетләрне контрольдә тота, йортларны яндыра, юл-транспорт һәлакәтләре оештыра, травматик корал белән янап акча таләп итә, эшкуарларны базардан кысрыклап чыгара. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итәләр.
- 2019 елның июлендә Октябрьскийның «караучы» дип аталган кешесе җинаять җаваплылыгына тарттырылганнан соң, шәһәргә күптән түгел иреккә чыгарылган 27 яшьлек рецидивист, Украина гражданы килә, — дип сөйлиләр ведомствода. — Ул криминаль мохиттә кабул ителгән нормаларга һәм кагыйдәләргә таянуын һәм элек хөкем ителүчеләр арасында билгеле бер абруйга ия булуын белдерә. Ул үз төркеменең эшчәнлеген криминаль идеология нигезендә оештырырга ниятли. Шулай итеп, төркем лидеры Туймазы районының һәм Октябрьскийның кайбер даирәләрендә өстенлекле урын алырга омтыла.
Полиция Федераль хәвефсезлек хезмәте белән берлектә, банданы оештыручыны һәм аның биш әшнәсен тоткарлаган. Төркемнең башлыгы һәм бер әгъзасы фатирында травматик корал табыла.
— 2019 елның ноябреннән 2020 елның маена кадәр чорда азык-төлек, мебель, запас частьләр һәм ягулык белән сату итү өлкәсендә эшләгән берничә кеше аларның корбаны булган, - дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгында. — Җинаятьчеләр табышның 50 проценты күләмендә даими түләүләр таләп итеп, үтерү белән яный. Күрсәтелгән шартларга риза булмаган кешеләргә көч кулланганнар яки аларның милкенә зыян салганнар. Төркемнең гамәлләре кыюлыгы белән аерылып торган, ә корбаннарына җинаятьчеләр хокук саклау органнарыннан курыкмыйбыз, дип белдергән. Нәтиҗәдә, кайбер эшкуарлар коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән туктаган.
Эчке эшләр министрлыгында күп кенә кешеләр полициягә мөрәҗәгать итүдән курка һәм зыян күрүчеләрнең даирәсе күбрәк булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Хәзер тикшерүчеләр аларның санын билгели. Ведомствода банда эшчәнлегеннән зыян күргән кешеләрне бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыралар.
Фотр: bashinform.ru