Башкортстанның ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, машина борылышта югары тизлектә юлдан чыгып китә. Руль артында районның бер авылыннан 38 яшьлек хатын була.
Автоавариядә водитель һәм аның пассажиры – 40 яшьлек уфалы ханым зыян күрә.
Якынча мәгълүматлар буенча, хатыннар төн буена буа ярында “ял итә”. Ә аннары өйгә кайтырга булалар. “Борылышта мин газ белән тормозны бутадым”, – дип таныган водитель. Руль артына утырганда барысы да яхшы булыр кебек тоелган иде, дип тә өстәгән ул.
ЮХХДИ хезмәткәрләре эчкән килеш руль артына утырмаска чакыра. “Спиртлы эчемлекләрне хәтта аз гына капкан очракта да үзегезгә, якыннарыгызга, дусларыгызга транспорт белән идарә итүгә юл куймагыз. Исерек водительләр турында полициягә хәбәр итегез”, – диләр ведомствода.