Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
16 июль 2020, 13:45

Уфада көпә-көндез банкомат урлаганнар

Каракның юлына төшәргә беркем дә уйламаган.

Уфада көн уртасында 2,6 миллион сум акчасы белән банкомат урлаган ирне эзлиләр. Карак банкоматны манипуляторга төягән һәм тыныч кына качып киткән.
Кичә полициягә банкларның берсенең куркынычсызлык хезмәте вәкиле мөрәҗәгать иткән. Ул азык-төлек кибетеннән финанс оешмасы карамагындагы банкомат урланган, дип хәбәр иткән. Карак үз манипуляторына эчендә 2,6 миллион сумнан артык акча булган банкоматны төягән һәм билгесез юнәлештә китеп барган, аны беркем дә туктатырга уйлап та карамаган.
"Җинаять урыныннан 13 бармак эзе, видеоязма, ике ишек йозагы һәм кирпеч фрагменты алынган, «Аеруча зур күләмдә урлау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тиз арада җинаятьчене эзләү оештырылган", - дип яза «КП-Уфа».
Әлеге кибетнең сак хезмәте ишек төбендә "ырылдап" торудан да ваз кичкән булган, күрәсең...
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ufada-k-p-k-ndez-bankomat-urlagannar-368768/
Фото:https://go.mail.ru
Читайте нас: