Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 июль 2020, 00:00

Чишмә районында югалган малай батып үлгән

15 июль көнне Чишмә районының Черниговка авылы янындагы ял иткән гаиләнең 5 яшьлек малайлары югалуы турында язган идек.

Һәм менә бүген водолазлар сабыйның мәетен судан чыгарган. “Башкортостан” ДТРКсе хәбәр итүенчә, 3 көн эзләүләрдән соң баланың мәетен гаилә ял иткән урыннан 5 км ераклыкта тапканнар. Әле вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
Исегезгә төшерәбез, бала әти-әнисе, абыйлары һәм сеңелләре белән Дим буенда җирле пляжда ял иткән. Ата-ана аны күздән ычкындырган һәм малай гаип булган. Сабыйның аяк киеме яр буенда калган, үзе эзсез югалган. Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Ришат Мансуров әйтүенчә, малайның әнисе яр буенда эчеп утырган.
Читайте нас: