Тәтешле хәбәрләре
-6 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
22 июль 2020, 19:20
14 яшьтә иртәрәк түгелме?
Чакмагыш районында мәктәп баласын аздырган 19 яшьлек егетне тоткарлаганнар.
Кичә көндез полициягә 14 яшьлек кызның нәнәсе мөрәҗәгать иткән.
Пенсионер ханым 10 июньдә районның бер авылы янында елга буенда оныгының «ике якның да ризалыгы буенча» яшь кеше белән җенси мөнәсәбәткә керүе хакында сөйләгән.
Өлкән яшьтәге ханым хокук сакчыларына мәктәп укучысының туган көне алдыннан мөрәҗәгать иткән. Күрәсең, җиденче сыйныфта укучы бу хәлне озак вакытлар сер итеп тоткандыр, әмма күпмедер вакыттан соң чишелгән.
Әлеге хәл белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре шөгыльләнә. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Фото:
superomsk.ru
Чыганак
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/14-yasht-irt-r-k-t-gelme-378323/
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?