Тикшерүчеләр Ростов өлкәсенең Сальск районы дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән билгесез кеше сабыйны урлаганнан соң җинаять эше кузгаткан.
Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Сальск районы үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлеге палатасыннан төнге сәгать өчләр тирәсендә яңа туган ир баланы урлаганнар.
Җинаять кодексының 126нчы мәддәсенең 2нче өлеше ("кеше урлау") буенча эш кузгатылган. Вакыйга урынында тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли.
Урлаучыны эзләү бара.