Сәбәбе — гаепләнелүче кассир ханымны Уфа Тикшерү изоляторыннан судка алып килеп өлгермәүләре. Моңа кадәр суд процессы 5 августта башланырга тиеш дип хәбәр иткәннәр иде.
“Эшне карау датасын соңрак хәбәр итәчәкбез”, — дип аңлатканнар судта РИА Новости агентлыгына.
Шулай ук агентлыкта Луиза Хәйруллина гаебен тануын, шуңа эш аерым тәртиптә, дәлилләрне тикшермичә, шаһитлардан сорау алмыйча каралачак икәнлеген расладылар. Белгечләр исәпләнелгән процесслар хөкем карарын йомшартуга йогынты ясый алыр иде дип аңлата, ә инде алар булмаган очракта Хәйруллинага максималь җәза бирергә мөмкиннәр.
Узган елның май аенда Салават шәһәрендә яшәүче “Россельхозбанк” филиалы кассиры Луиза Хәйруллина, эштән иртәрәк сорап китеп, ире Марат һәм ике кызлары белән юкка чыккан иде. Соңрак банкта зур суммадагы акчалар югалуын хәбәр иттеләр. Бер айдан соң гаиләне Казанда арендалаган фатирда тоткарладылар. Югалган акчалар әле булса табылмаган. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьне Марат Хәйруллин оештырган. Ул әле өй арестында.