Республиканың Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев әйтүенчә, узган атнада 68 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 86 кеше зыян күргән, 11 кеше үлгән.
“Узган ялларда 224 исерек водитель тотылды, – диде ведомство җитәкчесе. – Ә 22 июньнән алып дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 2064 салмыш водительне эләктерде”.
“Нык начар саннар”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу җәһәттән ул аңлату эшләре алып барырга, тәртип бозучыларга каты җәза бирергә кушты, ә “потенциаль үтерүчеләрне” телевизордан күрсәтергә тәкъдим итте.
“Бездә тулы цикл эшләргә тиеш: кулга алу – штраф – административ җәза. Айнык йөрүне пропагандалауны көчәйтергә, ә исерек водительләрне күрсәтергә кирәк. Һәр постта телевидение операторлары торсын, һәр кулга алуны төшерсеннән. Бу кешеләрне төшерсеннәр һәм исерек йөзләрен күрсәтсеннәр. Чөнки алар – үтерүче булырга мөмкиннәр”, – диде Радий Фәрит улы.