Тикшерүчеләр бу ир белән хатынның хат язышып танышуын ачыклаган. Ул вакытта ир төрмәдә утырган булган. Алар төрмәдә никах теркәгәннәр. Иреккә чыккач, ир кеше хатыны янына кайткан.
Күршеләр бу гаиләнең еш кына тиргәшүен раслый. Әҗәл буласы көнне дә алар тавышланганнар.
Соңрак инде анда ир белән хатынның үле гәүдәләрен күреп, полициягә шалтыратканнар.
Алар икесе дә диванда утырган килеш үлгән. Ирнең күзенә кайчы кадалган, хатынның башы ярылган булган.
Мондый сәер үлем тикшерүчеләрдә күп сораулар тудырган. Тикшерү барышында аларның бер-берсен үтерү ихтималлыгы да, башка берәр кеше тарафыннан үтерелү версиясе дә карала.
РФ ҖК 105 маддәсенең 2 часте буенча (ике һәм аннан күбрәк кеше үтерү) җинаять эше ачылган.