Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
7 август 2020, 13:05

Аларны ябык табутларда җирләгәннәр

Октябрьскидагы коточкыч фаҗигадә гомерләре өзелгән ана белән баланы җирләргә гаилә башлыгы да кайтып җиткән.

42 яшьлек хатын аның 11 яшьлек улын ябык табутларда җирләгәннәр. Һәрхәлдә, ишегалдында алар ябык булган. Җеназа чарасында вахтадан әйләнеп кайтырга өлгергән гаилә башлыгы да булган.

Бу сәер һәм буталчык тарих узган җомгада, 31 июльдә, булган иде: хатын-кыз һәм аның улы элемтәгә чыгудан туктаган. Гаилә башлыгы әнисеннән якыннарының хәлен белүне сораган, ишекне беркем дә ачмагач, йозакны слесарь ачкан. Фатирда кан эчендә ике мәет табылган. 11 яшьлек баланың муенында һәм кулында канлы яралар булган.

Тикшерүчеләрнең башлангыч версиясе буенча, әнисе башта - баласын, ә аннары үзен үтергән. Мондый җинаятьнең сәбәбен хәзер тикшерүчеләр ачыклый – «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Күршеләр һәм танышлары бу гаилә турында яхшы яктан гына искә ала. Бала мәктәптә яхшы укыган, әнисе аны яхшы тәрбияләгән, ә әтисе вахта ысулы белән Себердә эшләгән.

Күршеләре баланың "Үтермә!" дип кычкырганын ишеткән, тәрәзәдән канга баткан кулларын күргән. Әмма бу хәлгә битараф калган...

Фото: "БСТ"
Читайте нас: