Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 август 2020, 11:15

Луиза ни сәбәпле нык ябыккан?

Салават шәһәр судында бүген Луиза Хәйруллинаның эшен карыйлар.

Шау-шулы вакыйга турында хәбәр узган җәйдә бөтен илгә таралган иде.

Исегезгә төшерәбез: Луиза Хәйруллина, эре банкларның берсенең кассиры, бер көнне гаиләсе белән бергә юкка чыкты. Үзе белән бергә ул гомумән алганда 25 миллион сумнан артык акча алып китте. Нәкъ менә шундый сумманы хатын-кыз соңгы елда банктан алып чыккан.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын моны ире хакына эшләгән: анысы комарлы уеннар уйнаган, аңа бурычларын каплау өчен акча кирәк булган. Бер айдан соң хатынны Казанда тоткарладылар, ул анда гаиләсе белән тикшерүдән качмакчы булган, фатир арендалап торган.

Утырышта катнашучы журналистлар Хәйруллиннаның тышкы кыяфәте үзгәрүен билгеләп үтә. Барысы да, бер елдан соң ул күпкә яшьрәк күренә, дигән фикергә килгән. Моның сәбәбе кискен ябыгу булып чыкты.

"Мин 13 килограммга ябыктым. Әлбәттә, булган хәлләргә бик үкенәм. Мин нинди хөкем карарына исәп тотарга да белмим. Эш тизрәк барсын өчен махсус тәртиптә карауларын телим", - дигән Луиза.

Әмма утырыш барышында судья эшне аерым тәртиптә карамаска булган. Сәбәбе гади: зыянның гомум суммасы артык зур һәм, закон күзлегеннән караганда, авыр җинаятькә тарта. Аерым тәртиптә җиңел һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр генә карала.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас: