Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 август 2020, 21:45

Хатынын коткарам дип үзе һәлак булган

Новосибирск шәһәрендә алтынчы кат балконыннан сикереп үз-үзен үтерергә тырышкан хатынын коткарам дип ире үзе һәлак булган.

Бердск шәһәре хастаханәсенең баш табиб урынбасары Марат Зарипов әйтүенчә, ир җиргә таба очкан хатынны тотып алган һәм алар икәү асфальтка егылып, ир башы белән бәрелгән. Табиблар күпме генә тырышса да ул реанимациядә якты дөнья белән хушлашкан. Яшь хатынның да хәле шәптән түгел, ул да авыр хәлдә, дигән табиб.
Шаһитлар әйтүенчә, ир белән хатын башта урамда сөйләшеп торганнар. Хатын үзен сәер тоткан. Аннан йортка кереп киткән дә озак та тормый балконга чыгып баскан һәм егылып төшкән.
Читайте нас: