Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
20 август 2020, 10:30

Коронавирус белән авырмый дип ялган белешмә биргән

Уфаның Киров районы судында 27 августта 52 санлы поликлиниканың терапия бүлеге мөдире Захарова Н.В.-га карата административ закон бозу очрагы турындагы эш каралачак.

Суд материаллары буенча, медик “Радуга” санаториенда обсервация үткән пациент ханымга кире нәтиҗәле белешмә биргәне өчен гамьсезлектә шикләнелә. Пациентка “Радуга”га Таҗикстаннан килгәч барган, табиб белешмә биргәч, ул Нефтекамага кайтып киткән.
“Өйгә кайту белән ул медицина учреждениесенә эшкә бара, нәтиҗәдә аның белән элемтәдә булучыларга инфекция йога. Ә лаборатор сынау протоколына ярашлы, ханымнан COVID-19га алынган биоматериал анализының нәтиҗәсе уңай булган”, — дип аңлаталар судның матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: