Анда балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү эшен оештыру һәм үсмерләргә карата җинаять кылуны кисәтү эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук 2019 елда Башкортстан территориясендә балигъ булмаганнарның сукбайлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү эше турында отчет тотылды.
Үсмерләрнең хокук бозулары һәм кисәтү эшләрен оештыру турында фикер алышу кысаларында сәүдә үзәкләрендә үсмерләр тарафыннан кылынган хокукка каршы гамәлләр очраклары каралды. Бу мәсьәлә буенча мәгълүматны Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов җиткерде. Ул әлеге юнәлештә профилактик эшнең җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавын күрсәткән тиешле анализ үткәрелүен билгеләп үтте. Мондый вакыйгаларның кабатлануына юл куймау максатында сәүдә үзәкләрендә хәвефсезлек чараларын көчәйтү буенча чаралар комплексы кабул ителде, патруль төркемнәре төзелде, әмма, Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, әлеге эш нәтиҗәлерәк башкаруны таләп итә.
Моннан тыш, Башкортстан буенча Росгвардия идарәсенә объектларда хәвефсезлек мәсьәләсе буенча республиканың шәхси сак оешмалары белән өстәмә эш уздыру турындагы тәкъдим юлланды.
- Теләсә нинди җәмәгать урыннарында, сәүдә үзәкләрен дә кертеп, безнең гражданнар, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, үзләрен тулы хәвефсезлектә тоярга тиеш, - дип белдерде Ленара Иванова.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, елның беренче яртысында республикада балигъ булмаганнарның криминоген активлыгы кимүе күзәтелә. Шул ук вакытта, балигъ булмаганнарга карата җинаять кылу торышы борчылу тудыра. Шулай ук, балаларны карауга акча түләмәү фактлары күп теркәлгән. Балалар белән рәхимсез мөгамәлә кылу белән бәйле гамәлләр дә байтак булган.
Комиссия утырышында катнашучылар үсмерләр һәм балалар белән эшләүдә комплекслы эш алып бару зарурлыгы турында белдерде. Бигрәк тә барлык мәгариф учреждениеләре, түгәрәкләр, секцияләр ябылып, балалар еш кына үз-үзләре ирегенә бирелгән чорда.
Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, килеп туган шартларда балигъ булмаганнарның ялын оештыруга яңа алымнар эзләргә һәм кулланырга кирәк.