Бер сәүдәгәр ханым ике фура карбыз алып, сатып акча эшләмәк булып килешүләр төзегән.
Тик ул аралашкан кешеләр мошенник булып чыккан. 41 яшьлек сәүдәгәр ханым 242 мең сум акчасын суга салган.
Сату-алу ниндидер Карина аша эшләнгән. Ике ел хезмәттәшлек итсәләр дә, бу якның күпләп карбыз сатучы сәүдәгәр турында мәгълүматлары булмаган.
Шулай итеп Карина белән сату-алу турында килешүгә кул куйганнар.Сатучы як 242 мең сумны алдан түләп куюны сорап счет юллаган.
Әмма шул көнне фирманың расчет счеты никтер блокировать ителгән булган. Акчаны картага күчерергә килешкәннәр.
Килешү нигезендә карбызлар өч көннән килеп җитәргә тиеш булган. Тик ул йөк әле дә юк, ди.
Мошенник Карина шалтыраткан телефон номерлары Кабарды-Балкарда теркәлгән булуы ачыкланган. Бу җинаять буенча тикшерү эше дәвам итә.