Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 сентябрь 2020, 16:09

Баласын чүп савытына ташлаган иде...

Туймазыда үз баласын чүп багына ташлаган хатынга бәйле шау-шулы вакыйга тәмамланды.

Быел майда ул төнлә үз фатирында өченче баласын таба. Аннан котылырга теләп, ул сабыйны урамга алып чыга һәм чүп контейнерына ташлый. Урам себерүче, контейнердан тавыш ишетеп, баланы табып ала һәм ашыгыч ярдәм чакырта.

Хатын яңа туган баласын үтерергә омтылуда гаепләнә. Хөкем ителүче гаебен таныган.

Суд аны ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте, җәзаны ул колония-поселениедә үтәчәк.

Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә бала исән кала. Хәзерге вакытта аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, Аның өстеннән опека - баланың әтисе ягыннан туганнарына, өлкән ике бала үз әтиләренә тапшырылган.

Суд тәртибендә ананы хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Balasin-ch-p-savitina-tashlagan-ide-435378/
Фото: bashinform.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: