Пермь өлкәсендә 10 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Баланың әти-әнисе исә кызның югалуын ике көн узгач кына абайлап алган.
«Бездә шулай урамда үзләре генә йөри торган балалар күп. Ата-анасы бала пособиесенә эчеп ятканда балалар караучысыз кала. Бераз үскәч, төркемнәргә җыелышалар. Беркайда да укымыйлар, эшләмиләр, караклык белән шөгыльләнәләр. Яклаучысы булмаган, туганнары аның язмышына битараф кыз балаларны мыскыл итәләр. Күптән түгел генә бер пенсионер бабайның өенә бәреп кергәннәр, каты итеп кыйнаганнар, пенсиясен талап алганнар», — дип сөйли Чуров районының Калино авылы кешеләре.
Авыл халкы ун яшьлек кыз белән булган фаҗигане дә сөйли. Кыз баланың мәете урман полосасында үлән арасында табыла. Ул өеннән 150 метр чамасы гына ераклыкта булган. Тикшерүгә якын булган чыганак сүзләренчә, кызны бик вәхшиләрчә мыскыл иткәннәр, аннары кыйнап үтергәннәр. Баланың мәете өстенә агач ботаклары ыргытып киткәннәр.
Мәрхүмәнең әтисе һәм әнисе башта полициягә мөрәҗәгать итмәгән, өй янында гына баланы мыскыл иткәндә ата-анасы тавышны да ишетмәгән. Игезәк кызларының берсе югалганын ата-анасы ике көн узгач кына абайлап ала, бала югалуын 27 августта гына полициягә хәбәр итә. 28 августта волонтерлар баланың мәетен таба.
Ун яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче 16 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. «Полиция хезмәткәрләре өйләр буйлап йөрде, балаларны сораштырдылар. Тоткарланган малайны моңа кадәр урлашу өчен хөкем иткәннәр иде. Ул әнисе белән генә яши. Бу егет мәрхүмә кыз белән дә, аның абыйсы белән дә таныш», — дип сөйли авыл халкы.
Якын арада бу егеткә карата чикләү чарасы билгеләнә. Мәрхүмә кыз гаиләсендәге игезәк сыңарын һәм аның абыйсының яшәү шартларын тикшерәчәкләр, диелә бу хәбәрдә.