Фаҗига Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында 31 августта теркәлгән. Кыз быел мәктәпне тәмамларга тиеш булган, егет техникумда укыган. Алар бер-берсен яратып йөргән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, үлемнең криминаль характердагы билгеләре юк. Вакыйга урынында язулар табылган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, яшь кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр икесенең дә гаиләләре тарафыннан хупланмаган.