Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
3 сентябрь 2020, 12:15

Таксистның машинасын алып кача

Күмертауда такси водителе булып эшләүче 53 яшьлек ир аның машинасын алып качулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгть иткән. БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, машинаны таксистның клиенты алып качкан.

Вакыйга болай була. Иртәнге сәгать җиделәрдә аңа заявка килә. Куергазы районының Ермолаево авылыннан клиентны Маяччный авылына илтергә кирәк булган. Маячныйда эшләрен төгәлләгән клиент таксисттан кире илтеп куюын сорый.
Юлда клиент үтенече буенча такви водителе туктый. Ир машинадан чыга. Шул арада водитель юлдан китеп баручы дустын күреп кала һәм шулай ук салоннан чыга. Ә клиент, шушы моменттан файдаланып, машинаны кабыза һәм китә. Ведомствода бу хәл 1-2 минут эчендә булган дип сөйлиләр.
Водитель дусты белән такси автомобилен куа китәләр. Шул уңайдан ул юл полициясе хезмәткәрләрен күрә һәм машинасын урлап качулары турында хәбәр итә. Күп тә үтми машинага Ермолаево авылының Мир проспектында тап булалар. Транспорт чарасын куып алып китүче – Ермолаевода яшәүче 31 яшьлек ир. Ул гаебен таныган. Ирнең сүзләренә ышанганда, ул бик каты өенә ашыккан.
Читайте нас: