Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
4 сентябрь 2020, 11:07

Баласын тереләй мичтә яндырган

Вәхши ир, үги ата баланы мичкә кертеп утырткан һәм, утын тутырып, ут төрткән.

2019 елның апрелендә Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендәге коточкыч вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаятьче ир-ат хатыны һәм аның балигъ булмаган өч баласы белән яши. Балаларның берсе инвалид кыз була. Эшләмәгән чагында ир салгаларга ярата, шуңа күрә алар гел талашып тора.

Фаҗига булган көнне дә ир белән хатын талаша. Балаларның икесе өйдә булмый, алар җәнҗалны күрми кала. Өйдә нәни кыз — инвалид-балалары гына була. Кыз йөрми, шуңа күрә ул чыгып китә дә алмый. Бераздан әни кеше үз эшләре белән өйдән китә, кызын иренә калдыра. Ир исә бу вакытта шактый исереп өлгергән була.

«Җәнҗалдан соң ярсынган ир, үзенә бала калдыргач, тагын да ачулана. Исерек ир баладан котылырга карар кыла», — дип аңлатканнар Иркутск өлкә судында.

Ир инвалид баланы караватыннан сөйрәп ала, мич эченә тирәнгәрәк тыгып куя. Аннары мичкә утын тутыра һәм ут төртә. Ялкын телләре бик тиз арада баланы чолгап ала. Инвалид-кыз берничек тә мичтән үзе чыга да, ярдәмгә чакыра да алмый. Шулай итеп бала тереләй янып үлә. Баладан күмергә әверелгән мәет кисәге генә кала. Әни кеше өйгә кайткач, бу мәхшәрне күреп, шок халәтенә килә. Ул полиция чакыра, ирне тоткарлыйлар, диелә хәбәрдә.

Җинаятьне берничә ай дәвамында тикшерәләр. Баланы аеруча вәхши ысул белән үтергән ир-атка шушы көннәрдә хөкем карары чыгарылды. «Иркутск өлкә суды карары белән бу ир-ат гаепле дип табылды. Ул 17 елга каты режимлы колониягә хөкем ителде», диелә Иркутск өлкә суды сайтында.
Фото: pixabay.com

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: